Район башлыгы Ранис Камартдинов Физкультурачылар көненә багышланган футбол матчына старт бирде

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Спортчылар, ветераннар һәм спорт сөючеләр хөрмәтенә бәйрәм шимбә көнне, 13 августта, шәһәрнең Үзәк стадионында узды.


- Буа районының күптәнге спорт традицияләре бар һәм исемнәре ил спорты тарихына кергән якташлары белән дә горурлана алабыз. Шәһәрнең әлеге стадионы танылган спортчы Владимир Трусенев исемен йөртә, Буаның чаңгы базасына СССРның спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйков исеме бирелгән. Аларның казанышлары буалыларның хәзерге буынына үрнәк булып хезмәт итә. Яшь буынга сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен сеңдергән һәм спортта беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән спорт ветераннарына рәхмәт белдерәбез. Без, үз чиратыбызда, сәламәт яшәү рәвеше һәркемгә мөмкин булсын өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тырышабыз. Беренче чиратта, яшьләрне кызыксындырырга һәм аларга популяр спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча, күп функцияле киңлекләр булдырырга тырышабыз.

Шунысы куанычлы, спорт белән шөгыльләнү шәһәр һәм районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен чын-чынлап массалы һәм үтемле булды. Гамәлдәге программалар ярдәмендә спорт, тренажер мәйданчыклары һәр авыл җирлегендә диярлек барлыкка килде, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.


Район башлыгы спортчыларны, тренерларны, оештыручыларны, спорт тармагы  ветераннарын, җанатарларны һәм спортка битараф булмаганнарны Физкультурачылар көне белән котлады һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешкән буалыларны истәлекле билгеләр белән бүләкләде.

Шулай ук чара программасында «Волан», «Мини лапта», нәниләр өчен велоузыш, 100 м дистанциягә җиңел атлетика йөгереше, чаңгы, каратэ һәм стритбол кебек спорт ярышлары һәм бәйгеләре дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International