2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук үз сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 WhatsApp номеры буенча да җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International