Буа районының «Авангард» хуҗалыгында 800 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы ачылды.
413 баш тананың беренче партиясе 2021 елның октябрендә кайтарылды. Хәзерге вакытта яңа комплекста Чехия Республикасыннан кайтарылган 765 баш терлек исәпләнә.
- Сыерларның продуктлылыгы яхшы, сөтнең майлылыгы югары һәм аксымның югары булуы белән аерылып тора. Фермада һәркөнне 20,2 тоннадан артык сөт савыла, бер сыердан уртача савым - 36,2 кг, - диде «Авангард» агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин.
Тантаналы ачылышта Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм СМП Банк җитәкчелеге катнашты.