Буада авыл активының «Ува-Молоко» ҖЧҖ вәкилләре белән чираттагы очрашуы узды. Очрашуның темасы-сөткә сатып алу бәясен арттыру перспективалары .
Әле бер ел элек кенә халыктан җыела торган сөтнең бәясе 19 сумнан артмаган иде. Апас сөт комбинаты белән уртак эш бәяләрне шактый арттырырга мөмкинлек бирде. Әмма хәзер аларның кимүе күзәтелә, һәм бу сөт тапшыручыларның намуссызлыгы белән бәйле. Дөрес сакламау, антибиотикларны куллану, сөткә су өстәү-җыелган сөтнең бер партиясен утильләштерүгә һәм сатып алу бәясенең түбән булуына китергән.
«Ситуацияне саклап калу-сөт җитештерүчеләрнең үз көчендә. Бергәләп эшләгәндә генә, җитештерелгән сөт өчен җаваплылык тоеп, чимал һәм сыйфатлы продукт өчен яхшы бәя алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.
Район халкының сорауларына «Ува-молоко» ҖЧҖ генераль директоры Александр Емшанов, Апас сөт комбинаты директоры һәм белгечләр җавап бирде.