Тимер юл кичүләре югары дәрәҗәдә куркыныч булган зона. Ел саен автотранспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән 420гә якын юл–транспорт һәлакәте була, шул ук вакытта еш кына кешеләрнең фаҗигале үлеме белән төгәлләнгән очраклар да бар.
Тимер юл кичүләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аварияләрнең төп сәбәбе-автотранспорт йөртүчеләрнең түбән дисциплинасы. 2022 ел 10 июль- 01 сәгать 18 минутта (Мәскәү вакыты) Свияжск – Ульяновск инфраструктурасының Канаш дистанциясе электрлаштырылмаган участогы Буа –Боерган арасында бер юллы 120км ПК 5 дежур хезмәткәрсез җайга салына торган тимер юл кичүендә гамәлдәге автоматик күченү сигнализациясе күрсәткечләре эшләп торганда Юдино локомотив эксплуатация депосының 4882 нче номерлы резерв белән барган поезды «VOLVO» маркалы йөк автомобиле белән бәрелешә. Тикшерү барышында автомобиль йөртүче М.ның «VOLVO» йөк автомобиле белән идарә иткәндә, автомобиль юлы буйлап сул яктан поезд хәрәкәте барышында йөрүе ачыкланган. 120 км да тимер юл аркылы чыгу урыны кисешкән вакытта машина йөртүче М. тыючы күрсәткечләр булганда тимер юл кичүенә чыккан. Бу автомобильнең ярымприцебының арткы өлеше 4882 номерлы йөк поезды белән бәрелешүгә китергән. Сәбәбе-РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.