Буа районында яңа балалар бакчасы ачылды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Буа районының Әлши авылында озак еллар яңа балалар бакчасы төзү мәсьәләсе торды. Балаларның әти-әниләре һәм авыл халкы бу проблеманы хәл итү өчен берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Республика ярдәме белән быел яңа балалар бакчасы нәниләр өчен ишекләрен ачты.

- Бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм – без яңа балалар бакчасы ачабыз. Бу-балалар һәм, беренче чиратта, ата-аналар өчен көтеп алынган мөһим вакыйга. Без моны бик озак көттек, масштаблы уртак эш башкарылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

Балалар бакчасы 25 балага исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International