Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Альбина Сәгъдиева менталь кимчелекләре булган социаль хезмәтләр алучылар өчен “Син барысын да булдыра аласың” программасы буенча иппотерапия, ат белән танышу, ат карау кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрде.
Ипотерапиянең төп максаты: җайдак аттан тормышка күчерә торган динамик стереотипны формалаштыру. Атның аркасы мускулларының хәрәкәтләре җылыта, җайдак аякларының спастик мускулларын массажлый, аякларда һәм бөтен организмда кан агымын көчәйтә, нәтиҗәдә баш миен кан белән тәэмин итүне яхшырта.
Эш барышында кеше белән атлар арасында контакт туа. Бу үсеш өчен көчле импульс бирә. Зур, көчле һәм мәрхәмәтле хайваннар белән аралашу процессы үзе бик күп уңай эмоцияләр китерә. Атта йөрү үзенә ышаныч өсти. Бала бөтен мәгънәдә үзен «биеклектә» хис итә.
Җайдак хайванга ышанырга өйрәнә,ә шуның аша әйләнә-тирә дөньяга, ачык һәм аралашучанга әверелә.
Гомумән алганда, күнегүләрдән соң катнашучылар көчле эмоциональ күтәрелеш сизә. Сәламәтлек өчен бик зур файда һәм үсешне стимуллаштыру - бу ипотерапиянең мөһим плюслары. Ат белән тренировкага беренче тапкыр эләккән баланың бәхетле күзләренә генә карарга кирәк,аның өчен бу — яңа тормыш сыйфаты.