Мәгълүмат алуга ризалык биреп, салым түләүче салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефон яки электрон почтага СМС-хәбәрләр рәвешендә ала алачак. Җибәрү 3 айга бер тапкырдан да ешрак башкарыла.
Салым инспекциясеннән хәбәрләр ала башлау өчен Федераль салым хезмәте моңа язма ризалык бирергә тиеш.
Ризалыкны
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша электрон формада. моның өчен шәхси кабинетның «контакт мәгълүмат - көйләүләр» блогына тиешле мәгълүматларны кертергә кирәк.
- электрон формада «Физик зат салымы» мобиль кушымтасы аша. Моның өчен «Мөрәҗәгатьләр һәм башка ситуацияләр» блогына тиешле белешмәләр кертергә кирәк.
- шәхсән яки вәкил аша;
- почта аша заказлы хат белән бирергә мөмкин
«Ризалык» формасын тутырганда, Шәхси кабинет аша хәбәрнамәнең төрен күрсәтергә, ә атап әйткәндә, телефон номеры буенча яки электрон почта аша хәбәр итәргә һәм «Ризалык»ның электрон имзасы белән имзалавын расларга кирәк.