Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова «Уйларга сәбәп бар» дигән темага дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты - бәйлелектән аңлы рәвештә баш тарту.
Психолог дустанә атмосфера булдыру һәм алга таба бердәм эш алып бару өчен катнашучыларга «Күңелем йорты» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте; Әлеге биремнәр ата-аналарга үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен аңларга һәм кабул итәргә ярдәм итте.
Социаль хезмәтләрне алучылар фикеренчә, барлык күнегүләр дә бик файдалы булып чыкты.