Берничә ел дәвамында буалылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнашалар, аның кысаларында районның беренче сыйныф укучысы дәфтәр һәм канцелярия кирәк-яраклары комплекты белән рюкзак ала.
Бүген шундый бүләкләрне Буа шәһәренең 40 тан артык лицей-интернат укучысы һәм Әлши авылының беренче сыйныф укучылары алды. Ә яңа уку елына, 1 сентябрьгә, районның беренче сыйныфларыннан 450 укучы барлык кирәкле нәрсәләр белән комплектланган ранецлар алачак.
Сабыйларга рюкзакларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов тапшырды.
Бу изге акциядә катнашып, балаларны ел саен сөендергән һәркемгә рәхмәт.