Буада педагогларның традицион август конференциясе узды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Буада укытучыларның традицион август конференциясе булып узды, аның кысаларында уку елына төп нәтиҗәләр ясалды, уңышлар һәм проблемалар, белем бирү хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча чараларның нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр. Конференция эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары-ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнашты.

- Без укытучыларыбызның уңышларын һәм аларның балаларга белем бирүгә  һәм тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үттек. Шуны да әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр «Яшь педагогларга ярдәм» дип аталган кызыксындыру түләүләре бирүгә конкурс игълан ителде. Конкурста 35 яшькә кадәрге, яңа гына  шәһәр һәм район мәктәпләренә эшкә кайткан, шулай ук район мәктәпләрендә 1-4 ел педагогик стажы булган педагоглар катнаша ала. Яңа уку елында эшкә керешүче педагогларга кызыксындыру сыйфатында бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм ай саен хезмәт хакына өстәмәләр каралган. Бу безнең кадрларыбызда һәм балаларның алдагы уңышларында уңай чагылыш табар дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International