Буа муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге, "Форпост" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, җәйге чорда "Чайка" һәм "Бор" балалар һәм яшүсмерләр лагерьларында коррупциягә каршы квест үткәрделәр.
Квестның максаты-ял итүчеләрнең коррупция һәм хокук темасына белем дәрәҗәсен ачыклау; коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, намуслылык, тәртип тәрбияләү. Квест маршрут буенча хәрәкәтне үз эченә ала, анда уен нокталары-пунктлар урнашкан. Һәр пунктта командаларга иҗади, логик, спорт характерындагы биремнәр тәкъдим ителде. Барлык командалар да истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнде.