Буада капиталь ремонттан соң «Студентлар йорты» ишекләрен ачты

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Буа медицина училищесы узган ел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте. Бу еллар дәвамында училище республика һәм Россия Федерациясе өчен урта медицина хезмәткәрләрен чыгарды, аларның күбесе ТР һәм РФ атказанган табиблары, галимнәр булды.

Медицина училищесының тулай торагы күп еллар ремонтка мохтаҗ иде. Республика җитәкчелеге һәм якташыбыз, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ярдәме белән училище коллективының, күп кенә буалыларның һәм студентларның күп еллык хыялы тормышка ашты-тулай торакны капиталь ремонтлау төгәлләнде.

Бүгенге көндә биредә өч юнәлеш буенча 326 студент белем ала. Училище үз өлкәсендә әйдәп баручы булып тора, безнең һәм күрше районнардагы абитуриентлар арасында ихтыяҗ зур.

- Бүген мин Президентыбызга һәм республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына уртак һәм җентекле эш башкарулары, аларның безнең район проблемаларына игътибары һәм барлык мәсьәләләрне хәл итүдә катнашулары өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Төзүчеләргә бик зур күләмле эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ә безнең яңартылган тулай торакта яшәүче студентларга - уңышлы укулар теләде район башлыгы Ранис Камартдинов.

Ранис Камартдинов Марат Садыйковка аерым бүләк тапшырды. Якташыбыз «Буаның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

Медицина училищесы директоры Рамил Гыймадиев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук уңышка ирешкән студентларга да мактау грамоталары һәм сертификатлар тапшырылды.

Аннары кунаклар «Сәламәтлек саклау легендалары – буалылар» дигән күргәзмәне карадылар, яңартылган актлар залын, аш әзерләү бүлмәсен, студентлар бүлмәләрен, душ һәм санузелларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International