Хәзерге вакытта көллияткә керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләренә укырга керергә мөмкин. 9 нчы сыйныф базасында укыту срогы 3 ел 10 ай, 11 нче сыйныф базасында - 2 ел 10 ай тәшкил итә. Укуларның көндезге һәм читтән торып уку формасы каралган. Студентлар белгечлеге буенча белем алудан тыш, өстәмә һөнәрләргә дә өйрәнәләр: урманчы, яшел төзелеш эшчесе, кассир, урман аударучы, тракторчы, эшләнмәләр әзерләү.
Колледжда студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман кишәрлеге бар. Чит шәһәрлеләр өчен тулай торак каралган.