Марат Садыйков һәм Марат Айзатуллин Буаның беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырдылар

2022 елның 26 августы, җомга

2 нче лицей укучылары "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында комплектланган рюкзаклар алдылар. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Буа Үзәк паркында беренче сыйныфка баручы 85 балага  мәктәп кирәк-яраклары куелган портфельләр тапшырдылар.

2022 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган чыгарылышларны да  бүләкләделәр. Җитәкчеләр булачак студентларга үз сәләтләрен табарга һәм авырлыклар алдында бирешмәскә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International