«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проектының аерым чарасын тормышка ашыру кысаларында, «Университет 2035» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан шәхси санлы сертификатлар механизмын кулланып, гражданнар тарафыннан ясалма интеллект өлкәсендә һәм чиктәш өлкәләрдә өстәмә һөнәри белем алуны тәэмин итү буенча чаралар үткәрелде. 2022 елда проект программалары буенча 2 375 кеше белем ала алачак. Укыту ясалма интеллект өлкәсендә һәм чиктәш өлкәләрдә өстәмә һөнәри белем бирү программаларында түбәндәге белгечлекләр буенча уза: мәгълүматлар аналитигы, мәгълүматлар инженеры, техник аналитик, мәгълүматлар архитекторы, ясалма интеллект өлкәсендә архитектор. Укулар 2022 елның 1 сентябренә планлаштырылган һәм дистанцион форматта узачак. Проектта катнашу өчен гаризалар 2035 университеты проекты операторы сайтында кабул ителә –http://ai к2035.university. Проект турында өстәмә мәгълүмат алу өчен җаваплы затның элемтә белешмәләре: Каменских Наталья, email: n.kamenskikh@2035.university.