Буада «Республика көне» һәм «Шәһәр көне»н бәйрәм итү вакытында шәһәрнең үзәк өлешендә хәрәкәт чикләнәчәк

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Буа шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 2022 елның 30 августында 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Космовский урамы участогында, Энгельс урамы белән киселештән Вахитов урамы юнәлешендә бер яклы хәрәкәт оештырылачак, машиналарны машина йөрү өлешенең уң ягына кую мөмкинлеге булачак.

Вахитов урамы участогында, Космовский урамы белән киселештән алып Р.Люксембург урамы белән киселешкә кадәр юлның ике ягында да автомобильләр кую мөмкинлеге булган бер яклы хәрәкәт оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International