Буада Казан һәм Чабаксар эстрада артистлары шәһәр көненең хедлайнерлары булачак

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

30 августта Буада 1нче  сәнгать мәктәбенең капиталь ремонттан соң тантаналы ачылышы була. Шулай ук "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында җиһазландырылган яңартылган концерт залы тәкъдим ителәчәк.

 

Шәһәрнең Үзәк паркында бәйрәм «Кече Ватан – зур мәхәббәт» прологыннан һәм муниципаль район башлыгы Ранис Камартдиновның рәсми котлавыннан башланачак.

Алга таба – алдынгыларга дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары, булачак беренче сыйныф укучыларына  мәктәп портфельләре һәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру.

-Кунаклар чыгышы.
- Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә җитештерү һәм якын-тирә территорияләрне, шәхси хуҗалыкларны чәчәкле бизәү конкурсында иң яхшыларны бүләкләү.
- Казан һәм Чабаксар эстрада артистлары концерты.
- Мәйданчыкларда рәсем ясау, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар, шахмат-шашка турниры, чәчәк эшләнмәләре күргәзмә-конкурсы, футбол матчы, стритбол, җиңел атлетика ярышлары, балалар өчен уен күңел ачу мәйданчыклары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында велосипед ярышы, планер, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмә оештырылачак, туган якны өйрәнү музее фотогалереясе.

Шулай ук сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклану пунктлары да эшләячәк.

Бәйрәм салют белән 21 сәгатьтә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International