Чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин катнашты.
Сәнгать мәктәбендә өч юнәлеш буенча 370 бала шөгыльләнәчәк: бу хореография, музыка һәм сәнгать бүлекләре. Агымдагы елда сәнгать мәктәбе базасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында виртуаль концерт залы җиһазландырылды.