Кадерле буалылыар!
Сезне Белем көне белән котлыйм!
Җәйге каникуллар артта калды, алда кызыклы яңа вакыт. Беренче сентябрь-башлангычлар, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр башланган ай. Ул үзенчәлекле бәйрәм - кешеләрнең белем алуга, яңалыкка омтылуын гәүдәләндерә.
Иң элек беренче сыйныфка керүче укучыларны котлыйм. Бу көн, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары өчен иң бәхетле һәм дулкынландыргыч. Яңа уку елында 450 буалы өчен җаваплы һәм җитди сынаулары булган тормыш башлануын белдереп беренче кыңгырау яңгырады. Беренче курс студентлары өчен дә сайланган һөнәрләренә беренче адым ясалган көн ул - 1 сентябрь.
Белем көнендә без укытучыларга намуслы һәм тырыш хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Укучыларга һәм студентларга яңа уку елында уңышлар һәм кызыклы ачышлар телим, ә ата–аналарына үз балаларының уңышларына ешрак шатланырга, аларның казанышлары белән горурланырга язсын. Яңа уку елының һәр көне Сезгә яңа белемнәр һәм бернигә дә бирешмичә алга омтылу шатлыгын китерсен!
Бәйрәм белән!