Гадәттәгечә, «Белем көне» бәйрәменә «Таттелеком» компаниясенең Буа зонасы электр элемтәсе узелының филиалы директоры Алтынбаева Ландыш Җәүдәт кызы һәм баш инженер Насыйбулин Равил Нурулла улы аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы укучыларга ярдәм итә. 2022 елда язу кирәк-яраклары белән 6 мәктәп рюкзагы Протопопово, 4 рюкзак Адав-Толымбай, 3 рюкзак Ырынгы мәктәбенә баручы балаларга тапшырылды.
Моннан тыш, “ Теләкләр чыршысы” акциясе буенча Ландыш Җәүдәт кызы 2021 елның декабрендә аз керемле гаиләдән булган баланың теләген тормышка ашырган. 2015 елның 28 ноябрендә туган беренче сыйныф укучысы Матвей Антоновка мәктәп кастюмы һәм тәм-томнар бүләк итсә, хәзер язу кирәк-яраклары җыелмасы белән мәктәп портфеле бирде. Бүләкләрне тапшыру баланың яшәү урыны буенча Чуаш Киштәге авылында узды.