Район башлыгы Ранис Камартдинов район мәктәпләре укучыларын яңа уку елы башлану белән шәхсән үзе тәбрикләде

2022 елның 2 сентябре, җомга

1 сентябрь - ул һәрвакыт үзенчәлекле, мавыктыргыч бәйрәм. Бу-мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен иң көтеп алынган көн. Бу-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырауныж соңгы  бәйрәме.

Тантаналы линейка бүген Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә дә узды. Беренче сыйныф укучылары түземсезлек һәм дулкынлану белән  үз чыгышларын көттеләр. Беренче сыйныфка 66 бала барачак. Ранис Камартдинов мәктәп укучыларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.

Беренче тапкыр 1нче номерлы мәктәп бусагасын бүген 75 бала атлап керде. Аларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа драма театры директоры Раил Садриев һәм Буа шикәр заводы вәкиле сәламләде.

Беренче сыйныфка Буа районында бу уку елына 450 малай һәм кыз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International