Укучылар белән чираттагы очрашу яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы көрәшкә багышланды

2022 елның 2 сентябре, җомга

 

Кыят авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы көрәш буенча " Үз язмышыңны бозма" исеме астында әңгәмә уздырылды.

Наркомания-безнең заман проблемасы.. Наркотиклар куллану гомерне 2-2,5 тапкыр, ягъни 30-40 елга кыскарта! Дөньяда якынча миллиард наркоман бар. Җирдә яшәүче һәр алтынчы кеше наркомания бәйлелегеннән  интегә!

Әңгәмә барышында китапханәче наркотиклар куллану куркынычы турында җентекләп сөйләде. Катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарурлыгы турында уй- фикерләрен  җиткерде. Бары сәламәт яшәү рәвеше генә кешене ирекле һәм мөстәкыйль итә, аңлы сайлау мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International