Буада йорт яны территорияләрендә капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан күп фатирлы йортлар ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә.
К. Зыятдинов урамындагы 8 нче, 10 нчы йортларның яңартылган ишегалдында яшәүчеләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов сәламләде.
Мәдәни үсеш үзәге үзешчәннәре бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар белән спорт уеннары һәм аппликацияләр ясау буенча иҗади остаханә үткәрелде.
Шул йортларда яшәүчеләр район җитәкчелегенә башкарган эшләре, әлеге чараны оештыручыларга яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерде.