Буа Форпостчылары «Киләчәк курсы» активы мәктәбен узды

2022 елның 3 сентябре, шимбә

25-27 августта «Вертолетный» утравында «Киләчәккә курс» актив мәктәбе узды.

Казан, Буа, Арча, Әлмәт һәм Тәтеш районнары активистлары өч көн дәвамында яшьләр сәясәтендә эшләү өчен кирәкле яңа күнекмәләрне үзләштерделәр.

 

«Форпост» үзәгендә тәрбияләнүчеләр команда эше, социаль челтәрләрдәге этика, коллективтагы эшнең психологик аспектлары буенча тренинглар үткәрделәр. Шулай ук командалар спорт ярышларында катнаштылар һәм иҗади номерлар куйдылар.

 

«Киләчәккә курс» активы мәктәпләре циклы көз көне дәвам итәчәк. Киләсе сменалар оешманың яңа активистлары һәм «Форпост»ка керергә теләүчеләр өчен узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International