3 сентябрьдә бөтен ил буенча терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үткәрелә. Ул вакытта, Беслан фаҗигасе вакытында, берничә йөз кеше үлде, аларның күбесе балалар иде. Өч көн тоткын халендә яшәп, алар эчәр суга тилмерде. «Тормыш тамчысы» акциясе суны безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә бүлешергә чакыра. Бу-буыннар хәтере, халкыбызның тарихын һәм хәтерен саклау. Лицей-интернат укучылары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды, аның барышында террорчылык актларының даталарын искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Террорчылык актлары корбаннары истәлегенә һәркем уч төбенә су җыйды һәм кеше тормышын символлаштыручы үсемлекне сугарды.