Юарга, пешекләргә, кайнатырга вируслар югары температурада тиз һәлак булалар

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Яшелчә, җиләк-җимеш өлгерде, көньяктан кибетләргә олаулап кайтарылды, су коенабыз. Табиблар җәйге рәхәт белән инфекцияле авырулар баш күтәрүен дә кисәтә. 
Тагын да куркынычрак хәбәрләр матбугаттан агыла – Ростов-на-Дону шәһәрендә балалар бакчасына йөрүчеләрнең массакүләм менингит белән авыруы ачыкланды.  Үлүчеләр дә бар. Чир Мәскәүдә, Липецкта теркәлде. Күптән түгел районда да бер балага “сероз менингиты” диагнозы куелды. Бүгенге көндә ул Казанда дәвалану уза. Башкала табиблары авыру кузгалтучы вирусның төрен һәм аның үтеп керүенә сәбәпче факторны тикшерәләр.
менингит билгеләре:
Ул – баш һәм арка миен әйләндереп алучы һәм саклаучы мембрананың ялкынсынуы.  Тән температурасының кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүеннән башлана. Баш көчле авырта,  әйләнә, костыра, кайчакта эч, арка авырта, калтырата, кеше ияген муенына тидерә алмый, йокы килә, тәнне кызыл тимгелләр басып ала. 
Җәйге чорда эчәк инфекциясе дә активлаша. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша  эләгергә мөмкин.
эчәк инфекциясе билгеләре:
Хәлсезлек, аппетит булмау, эч, баш авырту. Дәвалауны башламаганда,   симптомнар көчәя: тән температурасы күтәрелә, калтырата,  косу,  эч китү башлана. 
Сүз уңаеннан, районда быел “эчәк инфекциясе” диагнозы белән 60 кеше теркәлде. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА, үзәк дәваханәнең табиб-инфекционисты:
- Энтеровирус инфекцияләр китереп чыгарган авыруларны үзлегеңнән дәвалау катгый тыела! Стационар режимда комплекслы дәвалану узмасаң, организмдагы зарарлы токсиннар чыгып бетми, киресенчә, күбәергә мөмкин. Үз вакытында медицина ярдәме  күрсәтелмәүнең үлемгә китерү ихтималы бар. 
Йогышлы инфекцияләрдән саклану өчен урамнан кергәч кулны сабынлап юарга, өйне кимендә атнага ике тапкыр сулап җыештырырга кирәк. Шулай ук кайнаган су гына эчәргә, яшелчә-җиләк җимешне яхшылап юарга, тиз бозылучан продуктларны дөрес сакларга, рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International