Стаж кабат мөһимгә әвереләчәк

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Гражданнарның пенсиягә хокукларын һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүнең яңа тәртибе әзерләнде. Аның өстендә Россия  Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, профильле министрлыклар һәм Пенсия фонды эшләде. “Пенсия калькуляторы”нда яңалыкларны 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла. Ә хәзергә ачыклыйбыз: пенсия эшләрендә нәрсә үзгәрәчәк?
Страховкалау 
өлешендә
Ул  шәхси пенсия коэффициенты кулланып һәм  фиксацияләнгән түләүне исәпкә алып исәпләнә. Фиксацияләнгән түләү ул бүгенге картлык буенча хезмәт пенсиясенең страховкалау өлешенең база зурлыгына тиң. Аның күләме 2013 елда 3610,31 сумга тиң.
Тупланма өлештә
Аның зурлыгын исәпләүдә үзгәреш кертелми. Дөресен әйткәндә, яңа пенсия кагыйдәләренең төп аерымлыгы страховкалау пенсиясен санаганда “еллык пенсия коэффициенты” төшенчәсе кертелүдә. Аның белән гражданның хезмәт эшчәнлегенең һәр елы бәяләнә. Еллык пенсия коэффициенты агымдагы елда гражданның мәҗбүри пенсия страховкалавы системасына страховкалау взнослары алынган хезмәт хакының эш бирүче страховкалау взнослары күчергән максималь хезмәт хакы чагыштырмасына тиң.
Тагын бер үзенчәлек: 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе исәпләү өчен минималь хезмәт стажы 15 елга җитәчәк. Хәзерге 5 елдан ун ел дәвамында ул этаплы үстереләчәк: 1 елда – 1 елга. Сүз уңаеннан, күп илләрдә пенсиягә хокук бирүче минималь стаж  күптән 20 ел. 
Моннан тыш, яңалык үз көченә кергәннән соң пенсиягә соңрак чыгу отышлы булачак. Соңрак  мөрәҗәгать итүнең һәр елы өчен страховкалау пенсиясе туры килүче премиаль коэффициентка арттырылачак. Шул рәвешле картлык буенча хезмәт пенсиясе хезмәт хакы югарырак һәм озаграк эшләгән саен күбрәк була.
Пенсия исәпләү кагыйдәләре белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы (www.rosmintrud.ru), Пенсия фонды (www.Pfrf.ru), аның Татарстандагы бүлекчәсе (www.Pfrrt.ru) сайтларында танышырга мөмкин. Ә фикерләрегезне www.buinsk-tat.ru сайтында урнаштыра аласыз.
Любовь УСМАНОВА, Пенсия фондының Буа районы һәм шәһәре (районара) буенча идарәсе начальнигы урынбасары:
- Гади итеп аңлатканда, бүген пенсияләрне исәпләгәндә аны формалаштыруда эшләүче өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасына күчерелгән страховкалау взнослары зур роль уйный. Яңа кагыйдәләр гамәлгә кергәч пенсиянең зурлыгы өч зур факторга бәйле булачак: рәсми хезмәт хакы күләменә, хезмәт стажының дәвамлылыгына һәм пенсия чыгу яшенә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International