Сездә көтү бармы? сыер асраучыларны иң әүвәл шул кызыксындыра

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Сыер көне буе “өстә” торуны мал асраган хуҗа яхшы белә. Иртәдән кичкә кадәр күпме азык җиткерәсе була! Икенче яктан, терлекне җәй көне дә абзарда ябып тотуы әйбәт түгел. Шуңа күрә көннәр җылыткач, беренче үлән баш төрткәч, авыл кешесе өчен көтү чыгу-чыкмау беренчел проблемага әверелә.
Чыннан да, районда һәр авылда диярлек сыер көтүе бармы? Көтүче тапканнармы? Күпмегә яллаганнар? Әлеге материалда шушы теманы күтәреп, эрерәк авылларда көтү хәлләрен белештек. 
Иске Суыксуда, Адав-Толымбайда, Килдуразда, Кырык Садакта, Күл Черкенендә, Әлшидә “Көтү йөри бездә”, дип җавап бирделәр. Беренчесендә икәү, көтүчеләр үзләренеке, Әлшидә ничә елдан бирле йорт буенча чиратлап көтәләр. Көтми хәл юк, авылда сыерлар саны тагын да арткан. Җирлек буенча 166ау, Әлшинең үзендә 107әү асрала. Артымга күбрәк ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредит алып, мал ишәйтүчеләр өлеш керткән. 
Килдуразда быел, килешү төзеп, читтән килгән яшь кешене яллаганнар. Соңгы берничә елдагы  алыштыргысыз көтүчеләре быел өчмунчалыларга хезмәт күрсәтә. Кырык Садак авылында шәхси хуҗалыклардагы сыерларның баш саны тотрыклы 140 өстендә тора. Яшьләр “ЛПХ”га терлек күп сатып алдылар, ник асрамасыннар, отышлы бит, сөтен тапшырып, айга 20-30 мең сум эшләүчеләр бар, диделәр авыл Советында. Көтүчене күрше Чуашстаннан эшкә кабул иткәннәр – ышанычлысын, уңганын үзләре сайлап алганнар. Көн саен үзләре ризык пешереп ашаталар да. Адав-Толымбайда көтүне берничә ел инде “гаилә подряды” белән Кыятта яшәүчеләр килеп көтәләр. Авыл халкы алар турында сорашканда мактау сүзләре дә кыстырдылар – көтүчеләр эшеннән бик канәгатьләр.
Шул ук вакытта Кыятның үзендә, Түбән Наратбаш, Бикмураз авылларында (болар сораштырганнар арасында гына) ничә еллар инде көтү чыкмый бездә, дип җавап бирделәр. 
Белешкәннәрдән һәр авылда көтүчегә айга сыер башына 600 сум исәбеннән хезмәт хакы түлиләр. Бары тик Иске Суыксуда гына көтүләрнең берсендә үгез-“егет” булгач, айлык суммага 50 сум өстәп бирәләр. Көтүлекләр авыл саен бар. Якында суы да булган болынлыкларны билгеләгәннәр. 
Икенче мөһим сорау: халык терлеккә нәрсә ашата? Монысына мал хуҗаларының җаваплары охшаш булды – пай җирләре өчен печән бирәләр, әле, юк-юк та, чалгы алып елга-күл буйларын, болынлыкларны урап кайтып була. Иренмәгәннәргә киптереп кышка куярлык та, хәзер ашатырлык та яшел азык табыла. Моннан тыш, халык шәхси бакчаларында күпьеллык үлән игә, чөгендер, хәтта кабак үстерә. Терлекләр соңгысын бик яратып ашыйлар, диләр.
Иван МУЛЕЕВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы:
- Былтыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәхси хуҗалыкта сыерларны тотуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү йө-зеннән, апрель-июль айларында сыер башына 680 сум түли килде. Онытмаган булсагыз, былтыр район башкарма комитеты һәр сыер асраучы белән ел дәвамында мал санын киметмәү турында килешү төзеде.
Быел гыйнвардан башлап эре авыл хуҗалыгы формированиеләренә республика һәм федераль бюджетлардан сөт реализацияләү күләменә субсидия түләнә килә. Ә менә быел шәхси маллар хуҗаларына акчалата ярдәм турында әлегә күрсәтмә килмәде.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International