3 нче ел Буа районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү бара.
2022 елда 16 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Программа ярдәмендә ишегаллары яңартыла һәм заманча күренеш ала.
Бүген Арефьев урамындагы 21, 23 нче йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамлану уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Ишегалды бәйрәменә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев килде. Ремонт эшләре агымдагы елның май аенда башланды. Кыска вакыт эчендә биредә төзекләндерелгән зоналар барлыкка килде, юл эшләре башкарылды, яңа яктырту җайланмалары куелды, яңа эскәмияләр урнаштырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды.
- Шәһәрнең матур тышкы кыяфәтен булдыру җиңел эш түгел. Без халыкның теләкләрен, ихтыяҗларын истә тотарга тырышабыз. Халыкка тәкъдимнәр, зирәклек һәм сабырлык өчен рәхмәт. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Уртак тырышлык белән генә без шәһәребездә тормышны тагын да уңайлырак һәм ьайлырак итә алабыз, - дип билгеләп үтте Илдар Еремеев.
Илдар Фәрит улы подрядчыларга хезмәтләре, төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлешләре, район файдасына эшләнгән нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы Ранис Камартдиновтан Рәхмәт хатлары тапшырды.
-Аларның хезмәт нәтиҗәләре озак еллар район халкы өчен горурлык булачак-дип билгеләп үтте Илдар Еремеев.
Район мәдәният йорты артистлары халыкка матур бәйрәм һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бәйрәм алкышлар белән тәмамланды.