Буа районында Марат Әхмәтов булды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Танышу Исәк авылыннан башланды. Кайчандыр юкка чыга башлаган зур авыл соңгы елларда яңа сулыш алды. Анда  мәчет, кибет, кафе-икмәк пешерү, тегү цехы, күркә һәм бройлер чебиләре кош-корт фермасы эшли. Быел аларга Хәсәнҗановларның  гаилә сөт фермасы да өстәлә. Язын Киров өлкәсеннән китерелгән Голштейн токымлы 40 нәселле тана барысы да бозаулаган. Көн саен бер тоннадан артык сөт савалар. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмис Хәсәнҗанов сүзләренә караганда, киләчәктә сыерлар санын 60-70 кә җиткерү планлаштырыла. Моның өчен барлык шартлар тудырылган – ферма заманча җиһазландырылган, хайваннар өчен урын җитәрлек, чәчүлек җирләре, терлек азыгы әзерләү өчен барлык техника да бар.  Улы Казанда үз бизнесы булган Рәдис, бу эшнең инициаторы. Ә авылдагы барлык башлангычларның чишмә башында торучы– шушы авылда туып-үскән Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров. Марат Готоф улы Әхмәтов  цех, ферма эшчәнлеген югары бәяләде, авылны саклап калу теләге өчен рәхмәт белдерде.

- Әлегә авыллар бар, алар булганда - тел юкка чыкмаячак, - диде ул. Шулай ук юкка чыккан авыллар урынында  истәлек билгеләре урнаштыру-үрнәк алып була торган гамәл икәнлекне дә ассызыклады.

Ә мәчеткә бу көнне мөнәҗәтләрне яратучылар җыелды. Кунакларга үз осталыкларын өлкәннәр белән беррәттән балалар да күрсәттеләр. Соңгыларының талантлары белән танышу Буада да дәвам итте. Үзәк паркта төрле мәктәпләрнең театр түгәрәкләрендә, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, район мәдәният йорты каршында эшләүче түгәрәкләргә йөрүче  балалар спектакльләрдән татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендә өзекләр күрсәттеләр.

- Балалар чын актерлар дәрәҗәсендә уйный. Шунда ук күренеп тора, бу бер көнлек эш түгел. Телне саклауда сәнгать зур роль уйный. Дәвам итегез, - диде Марат Готович, барлык чыгышларны игътибар белән карап. Ә Буа дәүләт драма театрында спектакльләрне «Ният» конкурсына тәкъдим иткәннән соң төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Сәхнәгә безнекеләр генә түгел, күрше Тәтеш, Кама Тамагы районнары, Чуашстанның Батыр, Комсомол районнары мәктәпләреннән 19 коллектив күтәрелде. Батыр районы Согыт укучылары Гран-при яулады. Буадан җиңүчеләр арасында Аксу мәктәбе, 5нче гимназия, 2нче лицей, Адав-Толымбай мәктәбе, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, Яңа Чәчкап мәктәбе, Мәктәптән тыш эшләр үзәге артистлары да бар. Марат Әхмәтов та үз теләкләрен белдерде. Чувашстан вәкилләренең конкурста катнашуы аерым мактауга лаек, дип билгеләп үтте.

Администрация бинасында дәвам иткән пленар өлештә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү турында сөйләшүне дәвам иттеләр. Буа районында хәлләрнең ничек торуы турында муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов сөйләде. Чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильинның чыгышы туган телне саклау чаралары турында булды. Марат Әхмәтов районда үсеш барлыгын ассызыклады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, бу тенденция киңәшмәдә катнашучы башка районнарга да хас. Әмма барсына да хас булган бер җитешсезлек тә билгеләнде. Бу укучыларның үз телләре буенча төп дәүләт имтиханнарын тапшырмаулары.

- Бу район мәктәпләрендә татар телен укыту күрсәткече, - диде бу уңайдан Марат Әхмәтов. Ул укучыларның телләр буенча олимпиадаларда, мәктәп грантларында катнашу активлыгын арттыру кирәклеген ассызыклады. Киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрне укыту кирәк-яраклары, җиһазлар белән тәэмин итү, туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча сыйныфлар санын арттыру мәсьәләләре каралды.

Соңыннан бүләкләү үтте. Марат Готыф улы Ранис Камартдиновка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын, «Буа кызлары» төркеме блогерлары Әлфинур Йосыпова, Наилә Хәсибҗановага үзе имзалаган Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук туган телне саклауда өч телдә чыгарыла торган район газетасы, ике телдә чыга торган «Буа дулкыннары» телекомпаниясе зур роль уйнавын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International