"Татарстан республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге" "Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы хәбәр итүенчә, расланган 2022 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә филиал объектларында планлы ремонт-профилактика эшләрен башкарганда («ТНВ» телерадиокомпаниясе» АҖ) цифрлы телерадиотапшырулар программаларының тапшыруларын өзеп торачаклар.
Буада 19 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр,
Ташкичүдә 21 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр
Яңа Чәчкапта 28 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр