Буа шикәрчеләрендә яңа сезон башланды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның дин әһелләре белән берлектә чөгендер кабул итү пунктының быелгы сезонны ачу тантанасында катнашты.
- Без бу мизгелгә ел дәвамында әзерләндек. Завод җитәкчелеге һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан күп көч куелган. Менә бүген без чөгендер кабул итү пунктын эшләтеп җибәрдек. Агымдагы елда Буа шикәр заводы чимал эшкәртүне тәүлегенә 6 тоннага җиткерде. Бу сезонда Буа районы буенча 300 мең тонна чөгендер әзерләргә планлаштырабыз. Игенчеләребезгә уңышны югалтмыйча җыеп алуны, заводка зур күләмдә продукция җитештерүне телим, - дип яза район башлыгы үз социаль челтәрләрендә.
Завод территориясендә чөгендер өемнәре көннән-көн үсә. Бу сезонда завод хезмәткәрләре ел ахырына кадәр эш күләмен үтәргә һәм 100 тоннага якын продукция җитештерергә планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Буа районының 8000 га мәйданында шикәр тамырлары игелә.