«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 2нче Лицей базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәген ачу тантанасы булды.
Ачылыш тантанасында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Бикчәнтәева катнашты. Ленар Рәфыйкович барлык катнашучыларны матур вакыйга белән котлады.
- Илкүләм проект районда 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул сыйныф күренешен яхшыртырга гына түгел, аны кирәкле җиһазлар белән яңартырга да мөмкинлек бирә. Ә бу, үз чиратында, балаларны җәлеп итәчәк, аларны уку процессы белән кызыксындырачак, - диде Ленар Шакирҗанов һәм яңа проектлар, тәҗрибә һәм ачышлар теләде.
Үз чыгышында мәктәп директоры Рамил Кәлимуллин «Үсеш ноктасы» үзәгенең гомуммәдәни кыйммәтләрне үстерүен, цифрлы грамоталылыкны арттыруын, проект эшчәнлеге, балаларның, педагогларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без үзебезгә йөкләнгән барлык өметләрне акларга тырышачакбыз. Кыска вакыт эчендә ремонт эшләрен башкарган төзүчеләргә, республика, район җитәкчелегенә мондый проектларда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте Рамил Равил улы.
Лицей базасында илкүләм проект кысаларында өч кабинет җиһазландырылган.
«Үсеш ноктасы» эшенә инициативалы педагоглар кертелә, алар дистанцион укулар узган һәм балаларда укуга һәм фәнни-техник иҗатка кызыксыну уята алачак.
Мондый үзәкләре булган мәктәпләр, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, һәрьяклап үсә алачак.
Агымдагы елда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре Буа районының өч мәктәбендә җиһазландырылган. Болар- Буаның 1нче мәктәбе, 2нче лицее һәм Кыят авылындагы авыл мәктәбе.
«Үсеш ноктасы» Үзәге эше укучылар өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда заманча күнекмәләр булдырырга ярдәм итәр, дип ышана мәктәп коллективы.
Лицейга илкүләм проект ярдәмендә циффрлы лаборатория, принтер, компьютерлар һәм заманча микроскоплар кайтарылды.