Грипп кискен сулыш вирусы инфекцияләре төркеменә керә. Авыру кискен башлану, кызышу (38°C һәм аннан да югарырак), гомуми интоксикация һәм сулыш юллары зарарлану белән характерлана.
Грипп авыр авыр узганда йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, үзәк нерв системасын еш зарарлый. Грипптан соң гомуми катлауланулар-синуситлар, бронхитлар, отитлар, хроник авыруларның көчәюе күзәтелә.
Авыруның каты формалары грипп эпидемиясе чорында еш очрый, ул ел саен кышкы - язгы чорга туры килә һәм грипп вирусларының бик активлыгы аркасында килеп чыга.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының 10% грипп һәм ОРВИ белән авырый.
Грипптан һәм аның авырлыкларыннан саклануның иң эффектив һәм арзан чарасы хәзерге вакытта прививка.
Гриппка каршы прививка 100% яклау бирми.Ләкин ул авыруның авыр барышыннан һәм аның катлаулануларыннан саклый, авыруның киң таралуына комачаулый. Гриппка каршы халык никадәр күбрәк прививка ясаса, халык иммунитеты шулкадәр югары.
Төньяк ярымшар илләре өчен 2022-2023 сезонында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакциналарның киләсе составын тәкъдим итте : A/Victoria/2570/2019 (H1N1) pdm09; A/Darwin/9/2021 (H3N2); B/Austria/1359417/2021 (B/Victoria); B/Phuket/3073/2013 (B/Yamagata).
Гриппка каршы прививкалар үткәрүнең оптималь вакыты-сентябрь-октябрь чоры.
Гриппка каршы прививка Россия Федерациясенең профилактик прививкаларның милли календарена керә (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 06.12.2021 № 1122н боерыгы белән расланган). Күрсәтелгән документ нигезендә гриппка каршы вакцинацияне түбәндәге категория гражданнар түләүсез уза ала:
- 6 айдан 18 яшькә кадәр балалар;
- һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында укучы затлар;
- йөкле хатын-кызлар;
- 60 яшьтән узган өлкәннәр;
- хроник авырулары булган затлар;
- аерым һөнәрләр һәм вазыйфалар буенча эшләүче өлкәләр (медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт, коммуналь өлкә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре); дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында хокук саклау органнары һәм дәүләт контроль органнары хезмәткәрләре; социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре; дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр;
- хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар.
Профилактик прививкаларның Милли календаре кысаларында халыкны иммунизацияләү өчен гриппка каршы вакциналар алу өчен акча ел саен федераль бюджеттан бүлеп бирелә.
Россия Федерациясе субъектларында грипп һәм ОРВИ эпидемия сезонына әзерлек барышында халыкны гриппка каршы иммунизацияләү эше оештырыла. Милли календарь исемлегенә кермәгән гражданнар категорияләрен бушлай иммунизацияләү өчен гриппка каршы вакциналар сатып алуга төбәк бюджетларыннан өстәмә рәвештә акча бүлеп бирелә.
Гражданнарга гриппка каршы вакцинация профилактик прививкаларның Милли календарендә, шулай ук төбәк документларда каралган гражданнар категориясенә яшәү урыны буенча медицина оешмаларында (поликлиникаларда) уздырыла, уку урыны буенча, эш (күчмә прививка бригадалары), кайбер төбәкләрдә - кешеләр күпләп җыела торган урыннарда вакцинацияләүнең өстәмә пунктларында оештырыла. Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы карары белән 2022-2023 еллар сезонында ил халкының кимендә 60% ы һәм милли календарьда каралган риск төркемнәреннән кимендә 75% ы гриппка каршы иммунизация белән колачлауга ирешергә киңәш ителә.
Сәламәтлегегезне саклагыз һәм гриппка каршы прививка ясагыз!