«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе «Татарстан Республикасы кулланучылары өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты» темасына халык арасында сораштырулар үткәрә. Сораштыру республика халкының каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр буенча фикерләрен анализлау, шулай ук профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга мәгълүмат җиткерү максатыннан үткәрелә.
Сораштыруны obcontrolrt.ru сайтында «Сораштыру» бүлегендә узарга мөмкин.