Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, 80 һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче, гражданнарның өйләрендә йөреп чыктылар.
Аларның максаты-яше һәм (яки) сәламәтлеге аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактика эшен алып бару һәм ашыгыч хезмәт телефоннары турында хәбәр итү.
2022 елда «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 1 248 пенсионер белән өйдә, стационар формада һәм социаль ярдәмдә өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ булу-булмауны ачыклау буенча эш алып барганнар. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә 80 яшьтән өлкәнрәк 28 граждан өйдә, 1се өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кабул ителгән. Өлкән яшьтәге гражданнар хезмәтләр исемлеге һәм социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары белән таныштылар, шулай ук барысына да документлар җыюда ярдәм күрсәтелде.
Визит барышында барлык өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча инструктаж үткәрелде һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән буклетлар тапшырылды.