Метеорологик фараз
2022 елның 15 сентябрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнчыгыштан, көньяктан тизлеге 15-17 м/с җиткән көчле җил көтелә.
Казан буенча: аязучан болытлы. Вакытлыча яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с тизлектә, урыны белән 15 м/с.Төнлә минималь һава температурасы +9..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚