Буада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен салым салу системалары турында семинар уза

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен "Кече бизнес өчен яңа эксперименталь салым режимы "Автоматлаштырылган салым салуның гадиләштерелгән системасы" темасына семинар уза.

 Семинарда катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде һәм спикер - Карпухин Сергей Владимирович - Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе урынбасары, халыкның финанс грамоталылыгын арттыру буенча Татарстан Республикасы Координация советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет салымнар һәм финанс комитеты каршындагы Эксперт Советы әгъзасы белән таныштырды.

Буа эшмәкәрләренә салым салу системалары турында сөйләделәр, аларның уңай якларын да карадылар. Шулай ук яңа эксперименталь салым режимы белән таныштылар. Кайсысын сайларга – моны һәр эшкуар үзе хәл итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International