2022 елның 13-15 сентябрендә Казан шәһәренең "Рубин" стадионында 2011-2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында Кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды.
Турнирда республиканың иң көчле алты командасын билгеләделәр.
Мактаулы 1 урынны Буа шәһәренең "БАТЫР" урта мәктәбе алды (тренеры: Садыйков Р. Р.)
Безнең спортчыларның җиңү нигезендә-талантлы егетләрнең һәм, әлбәттә инде, тренерларның фидакарь хезмәте һәм ата-аналар ярдәме.
Горурланабыз! Спортчыларыбызны, тренерларыбызны котлыйбыз һәм аларга яңа үрләр телибез!