Казан – Буа трассасында Карлы елгасы аша күпер төзекләндерелде

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстанда эшчеләр Карлы елгасы аша 108 метр озынлыктагы күперне ремонтлауны төгәлләделәр. Ул Буа районында Р241 Казан-Буа – Ульяновск автомобиль юлының 110 чакрымында урнашкан.

«План-кисәтү эшләре корылма элементларының иртә тузу стадиясендә кимчелекләрне бетерергә, хәрәкәт иминлеген һәм корылманың ныклыгын тәэмин итәргә ярдәм итә», – диелә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәрендә.

Белгечләр деформация тегүләрен алыштырдылар, арадаш терәкләр өслеген торгыздылар.

Моннан тыш, алар юл коймасын, баскыч  урыннарын һәм чистарту корылмаларын яңарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International