Буа интернат-йортында Көзге ярминкә узды

2022 елның 16 сентябре, җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Көзге ярминкә оештырылган. Бу чарага хезмәткәрләр алдан әзерләнгәннәр- камыр ризыклары пешергәннәр, шулай ук үз кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчәләр һәм өйдә әзерләнгән  ризыклар да күргәзмә өстәленә төзелгән.

Көзге ярминкә шау-шу һәм күңелле үтте. Традиция буенча, интернат-йорт белгечләре көзге  мода тамашасы оештырдылар, һәр катнашучы үз костюмын тәкъдим итте.

Көзге ярминкә социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International