Ял итүче бала булып карадым

2013 елның 12 июле, җомга
Шәһәрдә эсселек хәлне ала, ә нарат урманындагы саф һавада сулыш алуы рәхәт. Биек, төз агачлар арасыннан атлаганда ылыс исеннән башлар әйләнә хәтта. Лагерь капкасын тиз генә үтәсе түгел икән әле, каравылчы нинди йомыш белән килүемне инәсеннән-җебенә кадәр төпченде, лагерь начальнигы Светлана Победимская янына шәхсән үзе озатып куйды. “Әһә”, минәйтәм, балаларны яхшы саклыйлар. Бик әйбәт. 
- Блокнотлы, ручкалы, фотоаппаратлы тагын бер “балагызны” кабул итегез, - дим лагерь начальнигына шаяртып. Ул “баланы” ир-тәнге ашка чакырды. Иң беренче кул юу процедурасын үтәргә! Бу мәҗбүри. Алайса төрле микроблар, вируслар белән дөнья тулган. Ашханәдә алларына алъяпкычлар япкан кызлар-малайлар табынга ризыклар тезәләр иде. Бүген балалар табынына ботка, чәй, май, сыр бирелде. 
Бүген – спорт көне
Тамак тук. Уйныйсы килә. Менә, балалар отрядларга бүленеп, линейкага тезелделәр. Һәр отрядның үз номеры, девизы бар. Кичә лагерьда “Минем яраткан агачым” конкурсы узган. Отрядлар берсеннән-берсе уздырып агачлар бизәгәннәр. Бүген исә җиңүчеләрне билгеләделәр. Ә агымдагы көн, физик тәрбия укытучысы Сергей Луконин игълан иткәнчә, спортка багышлана. Шуны гына көткәндәй, күпчелек балалар туп тотып волейбол мәйданчыгына, кем лагерь капкасыннан чыгып, футбол кырына йөгерделәр. Теннис  яратучылар кулларына ракетка алдылар, ә спорт белән якыннан дуслашырга өлгермәгәннәр рәсем ясарга утырды.
Ә мин дәваханәдә генә күрергә өйрәнгән күптәнге танышым табиб-нарколог Люция Красновага иярдем. Безнең янга бер төркем кызлар йөгереп килде. Болар табибның ярдәмчеләре – кизү торучы санитарлар икән. Аларга отрядлардагы чисталыкны, тумбочкаларда “яшеренеп ятучы” ризыклар юкмы, шуларны тикшерү йөкләнгән. “Йорттан-йортка” йөри торгач, тәки кагыйдә бозучыларны “эләктердек”. Бер бала яшереп кенә чипсы кимергән, икенчесе мандарин саклый. Азык-төлек саклаучыларның тәртипләренә “3”ле билгесе куйдылар. Балаларны бераз жәл дә булып китте. Ә акыл белән уйласаң, дөрес сакланмаган продукт ашап, баланың эче авыртырга да мөмкин бит. Чипсыларның зыяны турында күптән беләбез. 
Люция Краснова белән аның кабинетына узабыз. Монда беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәк-ярак бар. Әнә, беренче пациент ишек шакый. “Эчем авырта”, - диде бер кыз, күз яшьләрен сөртеп. Люция Исламовна кечкенә авырулар белән ничек сөйләшергә икәнен белә: җайлап кына сорашты, бала тынычлангач, дару бирде. Доктор апа башыннан да сыйпап җибәргәч, кызчык елмаеп та җибәрде. 
- Беренче көннәрдә балалар әти-әниләрен сагынып елыйлар, борчылалар, кайчак шул сәбәпле дә эчләре авырта, - диде Люция Краснова.
Тиздән төшке аш игълан иттеләр. Ашау байларча монда: телне йотарлык аш, тәлинкәгә өеп “второй”, “свежий” яшелчәләрдән салат, җиләк-җимеш. 
- Китерелгән азык-төлекнең сыйфатын җентекләп тикшерәбез. Аз гына булса да шикләнсәк, кире кайтарабыз, - дип сөйләде өстәл артында Светлана Победимская. Бүген генә өлгереп җитмәгән абрикосларны кире җибәргәннәр. 
Ашап туйгач отрядлар чиратлашып “Дельфин” йөзү бассейнына киттеләр. Күршедә лагерь күле бар. Ләкин анда коенмыйлар. 
Сәгать 2дә лагерь бераз тынып калды. Балалар юынып йокларга яттылар. Бу вакытта кемнең йокы симертәсе килсен. Әмма әкиятләр укый торгач, балалар тәмам “эределәр”. Балалар чыр-чуы басылгач, кошлар сайравы аерымачык ишетелә башлады. 
Ул арада “әниләре” Светлана Победимская шәһәргә җыенды. Хуҗалыктагы кирәк-яраклар, балалар заказ биргән әйберләр – кул эшләре ясау өчен сәйлән, тасма, буяу исемлеге язылган кәгазь кулында. Балалар йокыдан торганчы тизрәк әйләнеп кайтырга ашыга. 
Инде китәсе килми
Балалар мыш-мыш йоклый. Персонал эштә. Минем генә эш бетеп китте. Йорт кыегына оялаган карлыгач гаиләсен күзәтәм. Рәхәт аларга монда. Ә аннары, бала-чага сыман, таганнарда атындым, наратлар шаулавын тыңладым. Бераз вакыттан соң күк йөзе каралып китте, көчле җил чыкты, яшен ялтырады, күк күкрәде, чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Ярты сәгатьләп яугандыр, аннан соң агачлар арасыннан сөңге сыман кояш нурлары сузылды. Балалар да торып чыктылар. Дәррәү кичке ашка әзерләнә башладылар. Ә минем ...китәр вакытым җитте. Светлана Победимскаяның смена беткәч, балалар елый, китәселәре килми, дигән сүзләрен мин яхшы аңладым бу минутта. Бу рәхәттән минем дә китәсе килмичә, авыр гына кайтыр юлга атладым.
Әлфинур ЙОСЫПОВА. ("Знамя" от 12.07.2013)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International