Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Җылыту сезонын кызуда кайгырт
2013 елның 12 июле, җомга
Районда җылылык сезонына әзерлекне төгәлләү срогы 1 августка билгеләнде. Ә “Буа җылылык челтәрләре” җәмгыяте белгечләре бу срокка ремонт эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандыралар.
Шәһәрдә
- Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерләргә өйрәнгән без. Пар казаны биналарында ремонт эшләре планда каралган срокларда барды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең газлаштыру буенча урынбасары Вәгыйзь Гомәров. Узган ел шәһәрдәге 1 номерлы пар казаны блогына 1, 2 номерлыга 2 данә файдалы эш коэффициенты зур булган термотехник пар казаны урнаштырылу күп проблемалардан азат иткән – кышта буалылар башлыча квартираларда суык булудан зарланмаган. Дөрес, Титов һәм Некрасов урамындагы кайбер йортларда яшәүчеләр квартирада температура түбән булуга дәгъва белдергәннәр. Моны исәпкә алып, җәен Титов урамындагы 14, Напольная урамындагы 32, 31 номерлы йортлардагы барлык фатирларга ике контурлы яңа пар казаннары урнаштыралар, хәзер чират Некрасов урамында 42, 42 “А” номерлы йортларга. Социаль объектларга җылылык бирүче 3 котельныйда көчәнеше100 кВттан да артмаган пар казаннары яңаларына алыштырылды.
“Буа җылылык челтәрләре” җәмгыяте эшчеләре, җәйге айларда җылылык саклау ниятеннән, торбаларны мамык һәм поливинил хлорид тасма белән кабат чолгыйлар. Моның өстенә җылылык системасын юдыру, опрессовкалау эшләре дә көйләнгән. Аннан соң төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә җылылык трассаларын су басымы белән сынауны үткәрәчәкләр.
- Мондый әзерлектән соң кышкы аварияләр куркыныч түгел, - дип белдерә Вәгыйзь Гомәров.
Котельныйларда метан, углерод окисе һәм башка зарарлы газларны сизүче сигнал бирү җайланмаларына стандартлаштыру һәм метрология үзәге аша тикшерү үткәрелгән.
Районда
“Кыят МППЖКХсы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәфәгать Хәсәнов белдерүенчә, алар карамагындагы социаль объектлар бүгенге көндә җылылык сезонына 95 процент әзер. Җәмгыять карамагындагы 44 котельныйның 14ендә барлык җиһазлар тулысынча алыштырылган. Чуаш Киштәге, Боерган, Кыят, Протопопово, Янтуган кебек зур мәктәпләрнең котельныйларында эш 1-2 көнгә озаграк сузылса да, графиктан тайпылмаганнар. Шулай ук җәмгысе 14 километр озынлыктагы торбалар чистартылган, буялган.
- СанПиН нормалары буенча мәктәпләрдә температураны 17-18 градус тотарга тиешбез. Ләкин хәзер күп авылларда балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада урнашкан. Нәниләргә җылылыкны 21-22 градуска кадәр күтәрергә кирәк. Шуңа да уку йортында да шушы температура торачак, - ди Рәфәгать Хәсәнов. Соңгы эш итеп яңа җылылык үлчәгеч җайланмалар урнаштырганнар. Элек алар бөтенләй булмаган.
Җылыту сезонында халыкка авариясез хезмәт күрсәтү белгечләр өчен ел дәвамында актуаль булып кала бирә. Бу уңайдан тиздән районда газ казаннарында эшләүчеләр өчен укулар оештырылачак.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумында Татарстан делегациясенә гариза бирү кампаниясе башланды
Татарстан Республикасы делегацияне «Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы» XIV мәгариф форумына төзи башлый, ул 15 июльдән 21 июльгә кадәр «Зөя калкулыклары» бөтенсезон шәһәр-курортында узачак. Заявкалар кампаниясе башланды инде: республиканың югары уку йортлары студентлары сайтта гариза бирә ала https://atmrt.ru/campus 2026 елның 24 маена кадәр.
Татарстанда «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә
Ел саен үткәрелә торган эпистоляр осталык конкурсын Россия почтасы Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрә.
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
19
апрель, 2026 ел
2026 елның 20 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз