Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов әлеге чараны уздыру тарихында иң масштаблысы - V Халыкара балык сәнәгате форумында катнаша. Ул бүген Санкт-Петербургта старт алды һәм 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр иткәнчә, быел чарада якынча ун мең катнашучы, шул исәптән 40 чит ил делегациясе дә көтелә. Кунаклар арасында Кытай, Иран, Аргентина, Индонезия, Венесуэла һәм Перу вәкилләре бар.
- Чараның программасы киң. Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе белән таныштык. Шулай ук балык хуҗалыгы комплексын үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашачакбыз, алар арасында: эшкәртү, логистика, сату, һөнәри белем бирү, флотны һәм тармак инфраструктурасын модернизацияләү һәм башкалар. Форум уникаль коммуникация мәйданчыгы, анда без алдынгы балыкчылык компанияләре тәҗрибәсе белән танышачакбыз . Алынган мәгълүмат, яңа элемтәләр Буа эшмәкәрләренә дә сизелерлек ярдәм күрсәтер дип ышанам, - дип билгеләде район башлыгы социаль челтәрләрдә.