Ранис Камартдинов Иске Суыксу авылында берничә объектны карады. Авыл зур, шуңа күрә эш күләме дә шактый. Авылда күп фатирлы йорт бар, ул ремонтка мохтаҗ. Агымдагы елда биредә түбә ремонтланган, баскыч мәйданчыклары тәртипкә китерелә. Шулай ук авыл мәдәният йортына капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Район башлыгы авыл мәктәбе түбәсен карады. Кар массалары урыны-урыны белән кар тоткычларны тулысынча җимергән. Шуңа күрә кар тоткычларны алыштырырга һәм түбәне тиз арада төзекләндерергә кирәк.
Агымдагы елда шәһәрнең үзәк паркын яңарту эшләре дәвам итә. Актив ял итү өчен ясалган яңа балалар зонасын карадылар һәм алга таба да яңарту планнары турында фикер алыштылар.
Аннары Яшьләр урамында ябык футбол манежы һәм 40 фатирлы күпфатирлы йорт төзелеше мәйданчыгында булдылар.