Буада «Форпост» студентлар хәрәкәтләре арасында зона республика спартакиадасы узды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген Буа шәһәренең үзәк стадионында спорт ярышларында катнашучыларны тантаналы рәвештә  сәламләделәр. Спартакиадада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.

- Бүген Буага җыелма командаларның иң көчле спортчылары җыелды. Без сезне «Форпост» иҗтимагый тәртипне саклау буенча республика яшьләр (студентлар) формированиеләренең  зона республика спартакиадасы ачылышында  күрүебезгә шатбыз. Спартакиадаларны уздыру спортны алга таба үстерү, Ватанга лаеклы гражданнарны тәрбияләү өчен бик мөһим. Сез иң кыю, иң тиз, иң көчле һәм иң чыдам егетләр. Сезнең өчен әлеге ярышлар үз көчегезне сынап карау, характерны, максат һәм ихтыярны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Ленар Рафикович үзенең чыгышында һәм яшьләргә лаеклы җиңүләр теләде.

Җиңү өчен 6 районнан командалар көч сынашты. Буа районыннан өч команда катнашты.

Ярышларда катнашучылар эстафетаны үттеләр һәм төрле дисциплиналарда физик әзерлек буенча нормативларны тапшырдылар.

Каты көрәш барышында җиңүгә ирешүчеләр:

А төркемендә - 
1 урын Буа районы лицей-интернат командасында (сәләтле балалар өчен мәктәп)

2 урынны Кайбыч районы командасы алды

3 урынга - Чүпрәле районы командасы лаек;

Б төркемендә -
1 урын - Буа командасы,

2 урында Тәтеш районы командасы,

3 урында – Буаның Академик Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең "Җиңү" командасы.

Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм ярышлар финалында алга таба уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International