Бүген өлешчә мобилизация кысаларында повестка алган буалылар җыю пунктларына юнәлделәр. Биредә ир-атлар кирәкле әзерлек үтәргә тиеш.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта запаста торучы һәм, барыннан да элек, кораллы көчләр сафларында хезмәт иткәннәрнең билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булган гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Ватанны саклаучыларга район башлыгы Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте:
- Кадерле буалылар! Бу авыр вакытларда Сез намус һәм вөҗдан чакыруы буенча Ватанга тугры калган чын ил сакчылары. Мин һәрберегез белән горурланам һәм батырлыгыгыз алдында башым иеп, чын йөрәктән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Кызганычка каршы, безнең ил көчле каршылык белән очрашты. Илебезне таркатырга, рухыбызны сындырырга тырышу Сезнең кебек тимер ир-егетләр булганда уңышсыз булачак. Чөнки тынычлык сагында Сез - Ватанны саклаучылар бар! Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык өчен әти - бабаларыбыз көрәшсә, бүген илебезне һәм гаиләләрне якларга Сез барасыз. Сезнең гаиләләрегезгә исән-сау кайтуыгызны телим! Иң мөһиме-үзегезне саклагыз. Без сезгә ышанабыз һәм көтәбез!
Туганнары һәм якыннары гына түгел, хезмәт коллективлары да бүген Ватанны саклаучыларны дулкынлану һәм горурлык хисләре белән озаттылар. Автомобиль колоннасы узган юлга шәһәр халкы флаглар, хәер-фатиха сүзләре белән чыкты.
Кинәттән килгән авыр сынауларны лаеклы рәвештә җиңәрбез һәм бу кыенлыклар безне ныгытыр дип ышанабыз.
Ватан алдындагы бурычыгызны лаеклы үтәгез, кадерле якташлар. Исән һәм сәламәт булып өйгә кайтыгыз.