Мәктәпкәчә яшьтәге еллар - балачакның иң кыйммәтле һәм кадерле вакытлары!
Ел саен 27 сентябрьдә мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ул Россия территориясендә – 1836 елда 27 сентябрьдә беренче балалар бакчасы ачу хөрмәтенә расланган дәүләт бәйрәме булып тора. Шул вакыттан бирле нәкъ 186 ел үтте.
Ел саен бу көнне тантаналы чаралар уза, анда мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырый. Биредә чын-чынлап игелекле, ихлас кешеләр, чын күңелдән балаларны яратып яши белүчеләр эшли бит.
Буаның Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләрен котлады һәм иң яхшы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул күп кенә һөнәрләр арасында педагогның һәрчак аерым урында торуын билгеләп үтте.
"Сезнең хезмәтегезне берни белән дә үлчәп булмый. Сез төп гражданлык миссиясен үтисез- яшь, актив буын тәрбиялисез. Сезнең хезмәтегез өчен без бик рәхмәтле!" - диде ул үз чыгышында
Буа муниципаль районы һәм Буа шәһәре Башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләрне Мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская бүләкләде. Гомумроссия мәгариф профсоюзының Буа территориаль оешмасы рәисе И.Р. Сабирҗанова педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде.