Буада җәяүлеләр өчен җир асты кичүе һәм авыл мәдәният йорты төзекләндереләчәк

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Атналык эш планы кысаларында  Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов берничә объектта була.  2009 елда файдалануга тапшырылган җир асты җәяүлеләр кичүе дә шундый объект исемлегендә . Ул Буа шәһәренең тимер юл белән бүленгән ике өлешен тоташтыра. Тоннельгә төшү урыннары  вокзал ягыннан һәм Комаров урамы ягыннан урнашкан.

- Объект яңартуны таләп итә, шуңа күрә якын арада без аны капиталь ремонтларга: яңа яктырту урнаштырырга, түбәләрне алыштырырга һәм буяу-тышлау эшләрен башкарырга планлаштырабыз, - дип хәбәр итте район башлыгы. -  Янтуган китапханәсендә идән торышы мәсьәләсе хәл ителде, без аны алыштырдык. Мөкерле авыл клубында һәм Буа хәрби комиссариатының икенче катында да  капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.

«Мәдәният»  илкүләм проекты кысаларында Буада киң колачлы эшләр алып барыла. Район мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрәчәк. Мәйданы арта, махсус бүлмәләр төзелә, сәхнә зурлыкларда гына түгел, функциональ  яктан да камилләшәчәк  – ул әйләнә торган булачак. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 30% тәшкил итә. Реконструкцияне 2023 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International